Алабуга нуры

Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус белән авыруның яңа ике очрагы ачыкланган

22 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 4231 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
11 кеше хастаханәләргә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 8 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Түбән Камада — 4, Яр Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган. Биектау, Алабуга районнарында икешәр очрак ачыкланган. Әлмәт, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.
22 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4231 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3091 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше. 
фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: