Алабуга нуры

Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 2697 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 76 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

20 кеше хастаханәләргә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы. Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр – 8 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 31 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 15 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 14 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 5, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 3 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 37, Яр Чаллы – 15, Түбән Кама – 5; Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында 3шәр очрак, Әтнә районында 2 очрак расланган. Аксубай, Апас, Арча, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Спас, Тукай районнарында  1шәр очрак ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 2697 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 1825 кеше савыккан. Аларның 127се соңгы тәүлек эчендә.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: