Алабуга нуры

Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды

Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.

Кичә Инстаграм челтәрендә Әлмәттә телеканал ачылу турында пост барлыкка килде. Әлеге хәбәрне almetyevsk_today аккаунты бастырды. 

«Әлмәттә яңа телекомпания ачыла диләр. Тик аны кем һәм ни өчен ача? Планнар зурдан, имеш. Ничек уйлыйсыз, эре персоналарның кайсысы ачарга мөмкин? Ә бәлки башкаладан берәр кешедер?», — диелә хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: