Алабуга нуры

Татар китабы йорты һәм Ачык университет әдәбият турында лекторийлар циклын башлады

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый.

Татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады. Чара Татар китабы йортында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга булачак, бу хакта «Татар-информ»

«Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый. Беренчесе 28 гыйнварда булды инде. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, диелә Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк. Урыннар чикле. Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында таныклык тапшырыла.

Темалары: 

Болгар чоры әдәбиятына кереш.

«Кыйссаи Йосыф» — татар әдәбиятының таҗы;

Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;

Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;

Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.

Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. 

Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, диелә хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: