Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган киңәшмә узды

Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында үтте.

Киңәшмәдә татар телен мәдәни-ял итү учреждениеләрендә куллану, балаларны мәктәпләрдә туган телгә өйрәтү, дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру, татар телендә чыга торган «Алабуга нуры» газетасы укучылары сафларына яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина рәислегендә очрашу «түгәрәк өстәл» форматында узды. Катнашучылар әзерләнгән докладларны тыңлап, алар турында актив фикер алышты, куелган бурычларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Татар телен үстерү перспективалары турында бер атна элек Зәйдә узган зона киңәшмәсендә сөйләшкәннәр иде, анда безнең район вәкилләре дә катнашты. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Алабуга районы милли мәгариф, мәдәният, милли матбугат индикаторлары буенча — яшел зонада. Республика Президенты тарафыннан татар теленә, милли үзенчәлекне саклауга игътибарны арттыру бурычы куелды, шуңа күрә районнарда бу юнәлештә актив эш алып барылырга тиеш, дип нәтиҗә ясадылар киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев