Алабуга нуры

Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен планшетлар алды

Сан алучыларның брендлы киемнәре, паспорт һәм таныклыгы булачак.

Татарстанга Россия халык санын алуны үткәрү өчен планшетлар кайтты. Бу мәгълүматны сан алу медиаофисында хәбәр иттеләр.

Казан территориясендә яшәүче сан алучыларны планшетлар белән тәэмин итәчәкләр. Гаджетлар «Аврора» операцион системасына нигезләнгән. 
Сан алучыларның брендлы киемнәре, паспорт һәм таныклыгы булачак.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында 3,5 меңнән артык исәпкә алучыны җәлеп итү планлаштырыла. 
Исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыклау һәм башка сорауларны кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: 8 (800) 707-20-20. Ул 10 мартта эшли башлаячак.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1-30 апрелендә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: