Алабуга нуры

Татарстан фермерларына «Вкусы России» бәйгесендә җиңгән очракта грант биреләчәк

Онлайн тавыш бирү 2 декабрьгә кадәр дәвам итә. 

Татарстаннан «Вкусы России» бәйгесендә катнашучылар грант иясе булырга мөмкин. Грант җитештерүне үстерүгә бирелә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итә. 
Җитәкче сүзләренчә, безнең республикадан 22 җитештерүче катнаша. Онлайн-тавыш бирү 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәркем «Вкусы России» сайтына кереп, күңеленә хуш килгән продукт өчен тавыш бирә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: