Алабуга нуры

Татарстан халкы 6 мең 533 кешегә арткан

Республикада балалар туу күрсәткече арта, үлем кими

Агымдагы елның 9 ае эчендә Татарстанда 40 мең 912 сабый якты дөньяга аваз салган. Республика халкы 6 мең 533 кешегә арткан. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
"Моңа миграция хисабына түгел, ә балалар туу күрсәткечләре артуы һәм үлемнең кимүе хисабына ирешелде", - дип шәрехләп үтте Айрат Фәррахов.
Министр билгеләп узганча, юл-транспорт һәлакәтләре һәм табигый булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә үлем очракларының артуы борчу уята.

"Татар-информ" МА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: