Алабуга нуры

Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидер булып тора

Республикада мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округлары арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләргә ия булган. Бу хакта бүген ТР ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Нигъмәтуллина сүзләренчә, узган елда 134 мең гражданлык хәле актлары теркәлгән. 400 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле башка гамәлләр башкарылган. 

«Абсолют күләм буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә безнең республика Идел буе федераль округында туу турында актларны теркәү буенча беренче урында», — диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча икенче һәм аннан соңгы балалар туу республикада туган балаларның гомуми саныннан 61 процент тәшкил итә. 

Татарстанда мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы, дип өстәде Нигъмәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: