Алабуга нуры

Татарстан инвалидлары реабилитация чараларын онлайн китерүне рәсмиләштерә ала

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль иминият фонды ташламалы категория гражданнарга коляска һәм подгузниклар бирә.

Үзизоляцияләү режимы вакытында, Татарстанда яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, тернәкләндерү чараларын онлайн китерүне рәсмиләштерә ала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Реабилитацияләүнең техник чараларына яки протез-ортопед эшләнмәләргә ихтыяҗ карантин вакытында барлыкка килгән очракта, ФСС үзизоляцияләү режимын бозудан саклану өчен, дәүләт хезмәтләре аша гаризаны “читтән торып” рәсмиләштерергә яки гариза бланкын безнең сайтта бирергә тәкъдим итә, дип билгеләп үтәләр фондта.

Шулай итеп, ФССта оффлайн гаризаны кулдан тутырырга, кирәкле документларның күчермәләрен: паспорт (беренче бит һәм теркәлү), СНИЛС, МСЭ белешмәләре, ИПР (техник чаралар белән тернәкләндерү буенча шәхси программа) беркетергә һәм почта аша түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге: Казан, К. Нәҗми ур., 2/39.

Моннан тыш, матбугат хезмәтендә, ТР буенча РФ Социаль иминият фонды мохтаҗларны подгузниклар һәм пеленкалар белән өзлексез тәэмин итә, шулай ук, реабилитацияләүнең техник чаралары, мәсәлән, кресло-качалкалар белән тәэмин итү буенча дәүләт контрактына эләккән барлык кешеләр, кирәкле әйберләрне өйләрендә алачак, дип сөйләделәр.

Хәтта инвалидларга үзизоляцияләү чорында да, барлык бу эшләнмәләрне тәэмин итүчеләр, саклык чараларын үтәп, өйләренә китерә,дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: