Алабуга нуры

Татарстан хастаханәләрендә короновируслы авырулар өчен урыннарның өчтән бере буш

Республикада Covid-19 белән авыручы пациентларны госпитализацияләү саны кими.

Татарстан хастаханәләрендә короновируслы авырулар өчен урыннарның өчтән бере буш. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев хәбәр итә. 

Абашев сүзләренчә, койкаларның 32 проценты буш тора. Республикада Covid-19 белән авыручы пациентларны госпитализацияләү саны кими.

Татарстанда барлыгы 67 кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган, шуларның 58е яңа короновирус инфекциясе белән авырый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: