Алабуга нуры

Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантлары өчен көрәшәчәк

Иң яхшы комбайнчылар 100 мең сум күләмендә премия алачак.

Татарстан Республикасында комбайнчылар арасында Президент Рөстәм Миңнеханов грантына конкурс старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
«Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары җитештерүчәнлекле хезмәт күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле», — дип билгеләп үтте Җәббаров һәм муниципаль районнар җитәкчеләреннән нәтиҗәләрне объектив рәвештә хисаплауны, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мәгълүматларны үз вакытында тапшыруларын сорады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: