Алабуга нуры

Татарстан мөфтие коронавируска каршы прививка ясатты

Мөфти белән бергә прививкага дүрт хәзрәт тә килде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты. Татарстан мөфтиенә җиденче Казан хастаханәсендә «Эпиваккорона» вакцинасы ясалды. 

Мөфти белән бергә прививкага дүрт хәзрәт тә килде. Тагын өчесе вакцинациягә кичен киләчәк. 

Татарстан мөфтие иньекциядән соң үзен яхшы хис итүен әйтте, ә журналистларга биргән интервьюсында хәтта уколдан авыртуны да сизмәде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: