Татарстан мөфтие яңа 1437 һиҗри ел белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны мөхәррәм ае һәм 1437 ел башлану уңаеннан котлады.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар! 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437 һиҗри елга керәбез. Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыелалар, гыйбадәт кылып Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.
Мөхәррәм - изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.
Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз" ("Тәүбә" сүрәсе, 36 аят). Шулай ук Коръәндә язылган: "Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен аңа (айга) фасыллар тәгаенләде. Аллаһ боларны хакыйкать өчен яралтты" (Юныс сүрәсе, 5 нче аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең "Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай - ул мөхәррәм ае", - дигән хәдисе бар. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр", - ди. Аллаһы Тәгалә яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын.
Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!
intertat.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.21600
-
27 июнь 2022 - 15:00Безнед редакциядә Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.15000
-
26 июнь 2022 - 16:24Алабугада ике укучы дәүләт имтиханын 100 баллга язган БДИны югары баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары 9нчы мәктәптә һәм 4нче гимназиядә укый.13400
-
27 июнь 2022 - 13:40С 1 июля начнет функционировать система ФГИС «Зерно» С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).13100
-
26 июнь 2022 - 15:02Алабуга районында яшәүче Анна Козыревага 100 яшь тулды Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аны Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников котлады.12100
-
27 июнь 2022 - 11:20АО «Транснефть — Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на двух НПС Работы проводились в рамках программы технического перевооружения и реконструкции предприятия.12000
-
26 июнь 2022 - 12:53Алабугада быел барлыгы 157 заманча ут баганасы урнаштырылачак Эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарыла.10000
-
28 июнь 2022 - 18:01Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-44-48 телефоны буенча белергә мөмкин.9000
-
26 июнь 2022 - 11:30Алабуганың «Кама» уку театры тышы үзгәрәчәк Проектлаучылар «Кама» уку театры фасадының концепциясен эшли.8600
-
28 июнь 2022 - 11:45Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в организации всероссийского праздника, посвящённого Дню молодежи в Казани Центральным местом проведения мероприятия стал парк «Урам».8600
-
28 июнь 2022 - 10:3326 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте.8400
-
27 июнь 2022 - 07:28Каен себеркесе әзерли беләсезме? Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә.8300
-
28 июнь 2022 - 09:01АО «Транснефть — Прикамье» обеспечивает надежность функционирования производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Свердловской и Кировской областях.8300
-
26 июнь 2022 - 10:00Алабугада коймаларны төзекләндерүгә 50 мең сум күләмендә грант билгеләнде Грант алуда катнашу өчен гаризаларны дүшәмбедән, 27 июньнән биреп була.8000
-
26 июнь 2022 - 08:03Алабуганың аскы өлешендә блоклы-модульле яңа җылыту казаны төзеләчәк Ул Тугаров урамында, искесе белән янәшә урнашачак.7700
-
27 июнь 2022 - 10:06Синоптиклар Татарстанда боз явуы һәм көчле җил турында кисәтте Җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин7600
-
28 июнь 2022 - 08:02С 29 июня Росреестр Татарстана и МФЦ переходят на безбумажный документооборот Что изменится для татарстанцев при подаче документов на оформление недвижимости.5200
-
27 июнь 2022 - 15:52Татарстанцам напоминают о сроках уплаты налога при патентной системе налогообложения Основным условием сохранения права получения патента является своевременная и полная уплата налога в бюджет.4700
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.4300
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.4100
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика