Алабуга нуры

Татарстан Президенты авыл фельдшерларына 90 машина ачкычы тапшырды

Машиналарны Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсе алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 90 автомобиль ачкычы тапшырды. Машиналарны Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсе алачак. 

«Бүген барыннан да элек сезгә һәм сезнең коллективларга коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кырында башкарган эшегез өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге уңайдан вазгыять әле дә бик киеренке булып кала, әмма безнең барлык сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше аны нормаль хәлдә сакларга мөмкинлек бирә. Бу — урыннарда эшләүче кешеләрнең гаять зур хезмәте», — диде Миңнеханов.

ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде. 

Татарстан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авыл җирендәге, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 50 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдәге медицина оешмалары санитар автотранспорт белән җиһазландырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: