Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан районнарыннан Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына заказлар килә башлаган

Китапны «Казан утлары» әдәби-нәфис журналы тәкъдир итте. 

«Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын чыгарды. Социаль челтәрләрдә яңа китап турында мәгълүмат чыгу белән, басмага Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итә. 
Мөхәррир сүзләренчә, укучыларның аеруча яратып укыган әсәрләрен кесә китабы форматында чыгару турында карар кабул ителгән. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте шундый китап итеп чыгарыла. «Социаль челтәрләрдә яңа китап турында мәгълүмат чыгу белән, басмага Татарстан районнарыннан заказлар килә башлады», — дип аңлатты Рөстәм Галиуллин.
Баш мөхәррир кесә китабының уңайлыгын билгеләп үтте: формат кесәгә сыярлык итеп ясалган. Китап тышындагы QR-код буенча укучы социаль челтәрләрдә китап турында фикер алышуга күчә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев