Алабуга нуры

Татарстан Республикасында Президент Академиясенең Халыкара җәйге кампусын ачу тантанасы узды

Анда 16 илдән студентлар катнашты.

Татарстан Республикасында «Зөя калкулыклары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент Академиясенең тугызынчы Халыкара җәйге кампусы ачылды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Дәүләт хакимияте вәкилләре, галимнәр һәм бизнес вәкилләре катнашучылар өчен төрле лекцияләр, семинарлар, мастер-класс, вебинар һәм тренинглар уздырачак. Президент Академиясенең Халыкара җәйге кампусы 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2021 елда Президент Академиясенең Халыкара Җәйге кампусының темасы: New Realities of Human and Personal Interaction: Ideas. Values. Knowledge.

Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә алар командаларга берләшеп, актуаль темаларга инглиз телендә цифрлы белем бирү проектлары эшләячәкләр, практикада белемнәрен, команда эшенең күнекмәләрен, лидерлык сыйфатларын кулланып эшләячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: