Алабуга нуры

Татарстан РФның туристик-рекреацион зоналары конкурсында беренче урынга күтәрелде

Конкурста республиканың биш проекты катнаша.

Татарстан Республикасы Россиядә туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында тавыш бирүдә 1нче урынга чыкты.
Барлыгы конкурста федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында Татарстанныкылар бар: Кама Тамагы («Лобач тавы» һәм «Юрьев мәгарәләре»), «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама табигать тыюлыгы, «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, шулай ук «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: