Алабуга нуры

Татарстан сайлаган электрон сәүдә стратегиясе нәтиҗәле булуын күрсәтте

ТР эшмәкәрләре үз товарларын эре маркетплейсларда сата ала. 

Пандемия Татарстан сайлаган электрон сәүдә стратегиясенең дөрес һәм нәтиҗәле булуын күрсәтте. Бу хакта ТР Президенты эшмәкәрләр белән очрашуында сөйләде. 
Яңа сәүдә базарларын тәэмин итү республика эшмәкәрләренә иң нәтиҗәле ярдәм булып тора, ди Миңнеханов. 
Республикада 3 меңнән артык эшмәкәр үз товарын онлайн тәкъдим итә. Татарстан эшмәкәрләре бизнесны онлайн яки офлайн алып барырга мөмкин — республикада короновирус аркасында яңа чикләүләр кертергә җыенмыйлар. 
ТР Президенты сүзләренчә, короновирус белән авыру очракларын киметү йөзеннән, Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.
«Сәүдә күләме сизелерлек аз булган кече һәм урта эшмәкәрлек өчен бу таләпләрне үтәү күпкә җиңелрәк», — диде Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: