Алабуга нуры

Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота.

2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Әлеге яңа проект «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.
Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: