Алабуга нуры

Татарстан трассасында легаль булмаган транспорт йөртүчене тоткарлаганнар

Татарстанда даими рәвештә шәһәрара пассажирлар йөртү генә рөхсәт ителә.

Дәүләт автоинспекторлары трассада чикләү чаралары вакытында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган автобусны туктаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
Автобус Балтач — Казан маршруты буенча барган. Ул бу хокук бозу өчен штрафка тартылган. Әмма бу гына хокук бозучыны туктатмый. Икенче көнне шул ук машина йөртүче шул ук оешманың башка автобусында кабат тоткарланган. Автобус штрафстоянкага озатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: