Алабуга нуры

Татарстан яшьләре Габдулла Тукай белән бер дулкында

Татарстан яшьләре инициативасы буенча узган ел заманча Габдулла Тукай аккаунты булдырылды.

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстан яшьләре бүгенге көндә Казанның яшьләр арасында популяр булган урыннарда: Татарстан республикасы Милли китапханәсендә, Иске Татар бистәсендә, «Урам» экстрим-паркында Тукайның нинди итеп күренүе турында фантазия рәвешендә иҗади фотоҗыентык әзерләде. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан яшьләре инициативасы буенча узган ел заманча Габдулла Тукай аккаунты булдырылды. Анда аның әсәрләре, мультфильмнар, татар мәдәнияте яңалыклары, шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен белүгә интерактив тестлар тупланган.
Соңгы постларның берсе — татар телен популярлаштыру буенча китап укучылар киңәшләреннән җыелган гайд. Аккаунтны сылтама буенча карарга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: