Алабуга нуры

Татарстанда 11 мең кеше короновирустан бушлай дару алды

Препаратларны ОРВИ билгеләре булган авыруларның өенә, Covid-19га ПЦР-тестлары расланмаган очракта да китерәләр. 

Татарстанда 11 мең кеше короновирустан бушлай дару алды, дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. 
Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә якынча 11 мең татарстанлының өенә түләүсез дару китерелгән. 
Түләүсез препаратлар ПЦР-тестлары расланган кешеләргә дә, расланмаган һәм ОРВИ яки вируслы пневмония билгеләре булган авыруларга да бушлай китерелә, дип искә төшерде Яркәева. 
Авырулар арту сәбәпле, әлеге сан үзгәреп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: