Алабуга нуры

Татарстанда 12 градуска кадәр салкыннар көтелә 

28 мартта көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә 2дән 7 градуска кадәр җылылык фаразлана. 

Якшәмбе төнлә Татарстанда бераз салкынайта.

«Явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы көтелә», — диелә ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, төнлә 2-7 градус салкын булачак, урыны белән −12 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы 2-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк һәм юлларда бозлавык көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: