Алабуга нуры

Татарстанда 14 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән.

Бүген Яр Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. Бу хәл шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Агентлык хәбәр иткәнчә, кыз җиденче каттан йортта урнашкан кибет түбәсенә егылган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. 
Хәзер фаҗиганең төрле версияләре карала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: