Алабуга нуры

Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 17, Чаллыда — 7, Әлки һәм Менделеевск районнарында — икешәр, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

20 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 098 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 201 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 204 896 кешегә прививка ясалган (ялларда 3 660 кешегә арткан). Шуларның 122 283е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: