Алабуга нуры

Татарстанда 31 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 18, Яшел Үзәндә — 4, Чаллыда — 2, Алексеевск, Әлки, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 899 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 011 кеше савыккан, узган тәүлектә — 38 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 182 438 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 022 кешегә арткан). Шуларның 107 184е прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: