Алабуга нуры

Татарстанда 700 кешегә короновируска каршы прививка ясалды

Вакцинация актив темплар белән бара.

700 татарстанлы короновируска каршы «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаткан.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. 
Җитәкче сүзләренчә, вакцинация актив темплар белән бара. 700 кеше прививка ясаткан инде.

Алар арасында медиклар да, башка һөнәр вәкилләре дә бар. 

Жаворонков әйтүенчә, эре шәһәрләрдә халыкны вакцинацияләү башлана. Вакцинаны аз күләмдә алган районнарда прививканы риск төркеменә керүчеләргә генә ясыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: