Алабуга нуры

Татарстанда алдагы тәүлектә җылы була

Көндез Казанда - 19-21, Татарстан буенча - 17-22 градус җылы

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булуы көтелә, явым-төшемсез.

Көндез Казанда - 19-21, Татарстан буенча - 17-22 градус җылы.

Төнлә республикада 2-7, ТРның көнбатыш өлешендә 10 градуска кадәр җылы була. Төнлә Казанда 8-10, түбәнлекләрдә - 5-7 градус җылы булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

"Татар-информ" МА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: