Алабуга нуры

Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә 

Иртәгә урыны белән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явуы, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +12..+17˚, көнчыгыш районнарда +21˚ градус.

Кимүче ай, ай кысла йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, түтәлләр ясап куярга, компост кертергә була. Кырау төшкән очракта карлыган, крыжовник һәм кура җиләге төбендәге туфракны казырга кирәк. Консервацияләү өчен сырганак, кара миләш җыярга була. Суганчалы чәчәкләрне утыртып куярга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: