Алабуга нуры

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризы өчен хисап участоклары ачылды

Республикада 557 хисап участогы ачык.

Татарстанда 2021 елгы Дума сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе башланды. Республикада 557 хисап участогы ачылды, дип хәбәр итә партиянең мәгълүмат үзәге.
Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп оештырылган.
Элегрәк республика халкы үз тавышларын электрон рәвештә бирә алды.
Праймеризда катнашуга барлыгы 96 кандидат теркәлгән. Аларның яртысы — 40 яшьтән яшьрәк. Аларның бер өлеше партиядә тормый. Кандидатлар арасында төрле категория гражданнар: табиблар, эшмәкәрләр, студентлар, волонтерлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: