Алабуга нуры

Татарстанда бүген җил белән яшен булуы көтелә

Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Бүген кич белән Татарстанда урыны белән яшен булуы көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

19 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән талгын җил исәчәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +15.+20˚, көндез +28.+33˚ градус җылы булачак.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә була. Бу көннәрдә чәчелгән үлән тигез булып шытып чыгачак. Дару үләннәре җыяр өчен дә бик уңай чор.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: