Алабуга нуры

Татарстанда бүген һәм иртәгә буран һәм көчле җил көтелә

Машина йөртүчеләргә юлга чыгудан тыелырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 31 мартта һәм 1 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, секундына 22 метр тизлектә җил көтелә. 

Машина йөртүчеләргә 31 мартның 16 сәгатьтән 1 апрельнең 18 сәгатькә кадәр юлга чыгудан тыелырга киңәш ителә. Шулай ук МЧС балык тотучыларга бозга чыгу куркынычы турында искә төшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: