Алабуга нуры

Татарстанда COVID-19дан үлүнең ике яңа очрагы расланган

Пандемия чорында Татарстанда коронавирустан барлыгы 51 кеше үлгән.

1969 елда туган Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенə озатылган. Яңа коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Хатын-кызның хроник авырулары да булган. 
1945 елда туган Түбән Камада яшәүче бер ханым хастаханəгə китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәл катлауланган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: