Алабуга нуры

Татарстанда эшмәкәрләр өчен telegram-канал эшли башлады

«Деловорот» каналына язылучылар дәүләт ярдәме программалары турында беренче булып беләчәк. 

«Деловорот» telegram-каналы (https://ttttt.me/delovorot) Татарстан Республикасы бизнес омбудсмены һәм эшмәкәрләр арасында элемтә каналы булачак. 
Биредә эшмәкәрләргә үз хокукларын якларга ярдәм итәчәкләр, юристлар консультациясе тәкъдим ителә. 
"Деловорот"ка язылучылар дәүләт ярдәме программалары турында беренче булып беләчәк һәм аларны куллану буенча киңәшләр алачак. Моннан тыш, каналда эшмәкәрләргә кагылышлы законда булган соңгы үзгәрешләр дә урын алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: