Алабуга нуры

Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта

Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.

Вакытлыча салкыннардан соң иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.

Сишәмбе, 2 мартта болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар, иртән һәм көндез җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип фаразлый Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. 

Төнлә һава температурасы −14...-19 градус булачак, төбәкнең көнчыгышында аязганда — 24 градуска кадәр. Иртәнгә бераз җылытачак, һава температурасы −4...-9 градус, көнчыгышта — 16 градуска кадәр булачак. Көндез һава торышы 0...-5 градуска, көнчыгышта — 9 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: