Алабуга нуры

Татарстанда иртәгә яңгыр һәм 26 градус җылылык көтелә

Кайбер районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал.

24 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +15..+20˚, көндез +21..+26˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Кура җиләген, карлыганны, крыжовникның, зелпене яңарту һәм форма бирү өчен ботакларын кисәргә кирәк. Җимеш агачларының төбенә компост һәм янган тирес чәчү өчен иң кулай вакыт. Дәлия чәчәкләренең тамырларын беренче кыраулардан саклау өчен төбенә туфрак өяргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: