Алабуга нуры

Татарстанда иртәгә явым-төшем көтелми

Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы булчак. 

18 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә 7. 12˚, көндез 19. 24˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Кабаттан укроп, салат, брокколи кәбестәсе утырту өчен уңай вакыт. Күпьеллык суган һәм кузаклы үсемлекләр утыртырга була. Туфракны йомшарту, компост салу, сугару өчен дә уңышлы көн. Чәчәк атып бетергән икееллык чәчәк куакларын бүлгәләп күчереп утыртырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: