Алабуга нуры

Татарстанда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Шторм кисәтү игълан ителде.

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасыннан шторм кисәтү алынды. Анда 18 июль кичендә, шулай ук сишәмбе көнне, 19 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының кискен бозылуы көтелә, дип хәбәр ителә.

Шулай итеп, республика территориясендә һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук җилнең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: