Алабуга нуры

Татарстанда кичә 50 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 22, Чаллыда — 12, Әлмәттә — 5, Тукай районында — 3, Азнакайда — 2, Әгерҗе, Актаныш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

6 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 764 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 478 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 13 кеше.

Барлыгы 1 015 753 кешегә прививка ясалган. Шулардан 876 326 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: