Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 698 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада 4 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле.

Яңа вирус йоктырган 83 кеше хастаханәгә озатылган, 615 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 386, Чаллыда — 135, Түбән Камада — 57, Яшел Үзәндә — 34, Әлмәт һәм Тукайда — 9, Лаеш, Спас һәм Тәтештә — 8, Зәй, Балык Бистәсе — 5, Биектау, Алабуга, Питрәчтә — 4, Апас, Кукмарада — 3, Актаныш, Әлки, Бөгелмә, Мамадыш һәм Сабада — 2шәр, Арча, Баулы, Югары Ослан, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим районнарында берешәр кеше йоктырган.

31 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 48 865 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 39 128 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 137 кеше.

Барлыгы 2 393 179 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 885 652 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев