Алабуга нуры

Татарстанда кичә 87 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 324 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 14, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 61, Чаллыда — 5, Яшел Үзәндә — 4, Биектау һәм Чистайда — 3шәр, Лаеш һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Нурлат һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

20 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 104 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 480 кеше савыккан, узган тәүлектә — 76 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: