Алабуга нуры

Татарстанда кичә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 8, Чаллыда — 15, Лениногорск районында — 8, Азнакайда — 2, Биектау, Лаеш һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 774 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 721 кеше савыккан, узган тәүлектә — 9 кеше.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: