Алабуга нуры

Татарстанда кишер һәм кәбестә бәясе арткан

Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр сизелерлек үзгәреш кичермәгән.

Татарстанстат 5 июльгә китергән мәгълүматлар буенча, кишер бәясе 6,11 процентка артып — 85,44, кәбестәнең килограммы исә 6,21 процентка артып 37,46 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, тавык йомыркасы 3,25 процентка арзанайган. Хәзер аның дистәсе уртача 56,63 сум тора.

Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр бер атна эчендә сизелерлек үзгәреш кичермәгән, дип яза Татар-информ.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: