Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 30дан 50 яшькә кадәр — 6 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 12 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 14, Сабада 5 кеше коронавирус йоктырган. Югары Осланда 2 очрак ачыкланган. Арча, Буа, Яшел Үзән, Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән. 
6 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6669 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5512 кеше савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: