Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
10 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 20, Яр Чаллыда 2 кеше коронавирус йоктырган. Азнакай, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
27 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6396 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5222 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 15 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев