Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

11 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 143, Чаллыда — 8, Аксубай һәм Чистайда — 3шәр, Түбән Камада — 2, Яшел Үзән районында бер очрак ачыкланган.

3 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 573 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 632 кеше савыккан, узган тәүлектә — 30 кеше.
Барлыгы 378 048 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 270 193 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: