Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

10 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 21, Биектау һәм Чүпрәле районнарында икешәр, Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

7 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 665 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 713 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
Барлыгы 157 181 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 97 595е вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: