Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
23 кеше хастаханәләргә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 8, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 18, Чаллыда — 15, Яшел Үзәндә — 6, Түбән Камада — 3, Әлмәт һәм Бөгелмәдә — 2шәр, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

13 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 636 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 332 кеше савыккан, узган тәүлектә — 87 кеше.
Барлыгы 101 428 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 41 477 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: