Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең уналтынчы очрагы расланды

1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән.

Татарстанда тагын бер пациент коронавирустан вафат булды. Бу инде мәкерле авырудан үлемнең 16нчы очрагы.
1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән. Аны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 22 июньдә китергәннәр. Авыруда ике яклы пневмониянең авыр формасы диагнозы булган. Ир-атның хроник авырулары һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.
Үлем 25 июньдә яңа коронавирус инфекциясе фонында үпкә артериясе тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә булган. 
фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: